«Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә Яңа Кырлай авыл китапханәсенең китап фонды ике тапкыр артты

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Узган ел учреждение модель китапханәләр оештыру өчен үткәрелгән конкурста җиңүче булды. Яңа Кырлай авыл китапханәсен модернизацияләүгә һәм җиһазландыруга «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында  5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бүгенге көндә бинада капиталь ремонт тәмамланган. Подрядчылар зур эш башкарган: коммуникацияләрне, электр һәм су, җылылык белән тәэмин итү системаларын яңарткан, түбә, ишекләр алыштырган, бинадагы дымлылык һәм салкынлык проблемасын хәл итү өчен җылы идәннәр монтажлаган.

Китапханә мәйданын вестибюль һәм киңлекне зоналарга бүлү  хисабына киңәйтә алганнар. Мәгълүмати-китапханә хезмәте күрсәтү зонасыннан тыш, биредә балалар  өчен, күргәзмә  һәм ял итү урыны барлыкка килде. Модернизацияләү барышында аз хәрәкәтләнүче категория укучылары  турында да онытмаганнар. Хәзер китапханәдә моңа кадәр урамда булган санузел да бар.

Хәзер хезмәткәрләр әдәби фондны барлау белән шөгыльләнә, ул 6679 данәгә тулыланачак, ә бүгенге көндә ул инде 12479 данә тәшкил итә. Нигездә сәнгать, белешмә һәм балалар әдәбияты кайтарылган. Директор сүзләренә караганда, мондый эчтәлекле басмалар белән район үзәк китапханәләре дә мактана алмый. «Бигрәк тә кечкенә укучыларыбыз яңа китапларга – матур иллюстрацияле басмаларга – шат булачак. «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә алар өчен китапханәдә шулай ук интерактив идән һәм диванга проектор урнаштырылды. Без тизрәк укучыларыбыз белән бу шатлыклы вакыйга белән уртаклашасыбыз килә», - дип ассызыклады Эльвира Шамил кызы Вафина.

Ремонт вакытында китапханә үз эшен туктатмаган: клуб өлешенә күчеп торган. Биредә барлыгы 868 укучы исәпләнә. Яңа Кырлай авылы - Арча районының туристлык үзәге. Җәйге һәм кышкы каникулларда ялга кайтучылар күп, «Кырлай» кунакханә комплексыннан ерак түгел урнашкан китапханәгә  укырга килүчеләр арта.

Китапханәне ачу 2020 елның 28 августына планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында үзгәрешләр Спас һәм Биектау районнарында урнашкан тагын ике китапханәгә кагылачак. 2020 елда модель китапханәләр Яшел Үзән районындагы Бело-Безводное китапханәсе базасында һәм Кукмара районындагы Әсән-Елга авыл китапханәсе базасында ачылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International