Бүген Буа районында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Бүген Теңкәш авылында яңартылган мәдәният йорты ачылды. 1968 елда төзелгән бинада капиталь ремонт мәдәният учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында башкарылган. Эшчеләр фасадны яңарткан, түбә, тәрәзәләрне, җылыту системасын алыштырган һәм территорияне төзекләндергән, эшләрнең  гомуми бәясе - 11 551,71 мең сум.

Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты. Ул авыл клубы директорына җиһазлар өчен сертификат тапшырды.

Бүгенге көндә мәдәният йорты каршында 7 клуб оешмасы эшли, аларда 75 кеше шөгыльләнә. Яңартылган мәдәният йортына сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә йөри ала, бинага пандус, махсус бәдрәф урнаштырылган, керү юлында чакыру төймәсе куелган.

Ачылыш уңаеннан Теңкәш авылы халкы һәм кунаклары өчен мәдәният хезмәткәрләре халык-гамәли сәнгать күргәзмәсе оештырган һәм бәйрәм концерты әзерләгән иде.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасында 17 авыл мәдәният йортын төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Эшләргә 707 млн.сум каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International