Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпованың Русьне чукындыру көне белән котлавы

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Сезне истәлекле дата - Русьне чукындыру көне белән котлыйбыз.

Бу вакыйга Россия тарихында аерым урын алып тора һәм күпмилләтле илебез өчен дини генә түгел, ә мөһим мәдәни-мәгърифәти әһәмияткә ия. Әлеге  истәлекле дата безгә православиенең югары кыйммәтләре, Россиядәге рухи-әхлакый нигезләрнең чишмә башы турында искә төшерә.

Христианнар, мөселманнар, яһүдләр һәм башка дин вәкилләре тату һәм дус яши торган безнең күпконфессияле республикада  православие мөһим  роль уйный. Әлеге датаны бәйрәм итү нигезендә яткан тирән рухи мәгънә һәм әхлакый принциплар киләчәктә дә җәмгыятебездә татулыкны ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да рухи һәм физик сәламәтлек, бәхет, иминлек, игелекле эшләрегездә һәм изге ниятләрегездә уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International