Тиешле карарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бастырып чыгарды.
Яңа коронавирус йогышы (СOVID-19) таралуны кисәтүгә юнәлтелгән чикләү чаралары кертелгәннән соң, тамашачылар белән күзгә-күз очрашу омтылышы беренче тапкыр 22 июньдә «Бөек илнең бөек киносы» Бөтенроссия акциясендә катнашу кысаларында ясалган иде. Бөтен ил буенча ачык мәйданчыкларда һәм шәһәр киңлекләрендә М.Шолохов әсәре буенча режиссер С.Бондарчук төшергән «Судьба человека» исемле нәфис фильм һәм С.Майоровның «Простые главные слова. Судьба человека» дигән документаль фильмы күрсәтелде. Татарстан Республикасында фильм бер үк вакытта 5 мәйданчыкта күрсәтелде. Оффлайн-тамашачылар саны 245 кеше тәшкил итте.
Татарстанлылар август аенда саф һавада яңа фильмнар карый алачак. 5 августта - Бөтенроссия урам киносы фестивале, 29 августта - «Кино төне» Бөтенроссия акциясе узачак. Чәршәмбе көнне паркларда һәм скверларда «Киночәршәмбе» проекты кысаларында урамда кино күрсәтүләр старт ала.
Август аенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган берничә акция үткәрү планлаштырыла: «Топ-100» - Республика барлыкка килү һәм үсү тарихында якты эз калдырган күренекле кешеләре турында видеороликлар сериясе; Татарстан киносы фестивале.