Заманча сәнгать галереясендә “Көнчыгыш кәрваны” күргәзмәсе ачыла

2013 елның 4 феврале, дүшәмбе

7 февральдә 16.00 сәгатьтә Заманча сәнгать галереясендә  (Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее филиалында) “Көнчыгыш кәрваны” күргәзмәсе ачылачак.  

Күргәзмәнең максаты – Үзбәкстанның күренекле рәссамнары әсәрләре белән таныштыру. Күргәзмәдә картиналар, график эшләр, декоратив-гамәли сәнгать, этник стильдәге тукыма эшләнмәләр, хәзерге чор һәм борынгы фотосурәтләр күрсәтелгән. Күргәзмә ябыласы көнне кайбер экспонатлар сатылачак.

Проект Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее, «Айсель» арт-галереясе һәм Татарстан Республикасының Үзбәк мәдәни мохтарияте тарафыннан Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясе, Сәмәркандның Сәнгать академиясе һәм Рәссамнарның иҗади берлеге ярдәме белән оештырылды.   

Күргәзмә 7 февральдән 8 мартка кадәр  дәвам итәчәк.

Өстәмә мәгълүмат: PR-служба 245-10-08, 238-43-27, PR-museum@ya.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International