Спас районында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында модель китапханә ачарга әзерләнәләр

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Узган ел Спас районы үзәк китапханәсе 10 миллион сумлык модель китапханә оештыру бәйгесендә җиңүче булды.

Бүгенге көндә бинада капиталь ремонт тәмамланган инде. Хәзер заллар якты  һәм җиңел трансформалашырга мөмкин: стеллажларның бер өлеше көпчәкле итеп эшләнгән һәм кирәк булганда, залны алардан бушатып тотырырга  була.

Директор Марина Игоревна Бедова сүзләренә караганда, китапханәне модернизацияләү проектын эшләгәндә шәһәр халкы арасында үткәрелгән анкета нәтиҗәләре дә, киңлекне заманча бизәүгә карата концептуаль таләпләр дә исәпкә алынган. Китапханә киңлеген яңартуга зур игътибар бирелгән: аның ачыклыгы һәм зоналарга бүлү мөмкинлеге, уңайлык, интерьердагы яңа дизайнер чишелешләре, фирма стилен куллану.

Хәзерге вакытта белгечләр яңа җиһазлар, видеокүзәтү системасын урнаштыра һәм Интернет тоташтыра.

Китапханә интерьеры белән бергә китап фонды да яңартылачак. Барлыгы өч меңгә якын китап алынган, хәзер алар комплектлау бүлеге белгечләре тарафыннан урнаштырыла. Хезмәткәрләр сүзләренә караганда, әдәбият та укучыларның ихтыяҗлары нигезендә кайтарылган.

«Иҗади кешеләр» Федераль проекты ярдәмендә китапханә хезмәткәрләре илебезнең әйдәп баручы югары уку йортларында онлайн белем күтәрү курслары узган. Өстәмә 6 кеше - Россия Дәүләт китапханәсендә «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында модель муниципаль китапханәләр булдыру» һөнәри программасы буенча укыган.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында үзгәрешләр  Спас, Арча һәм Биектау районнарындагы 3 китапханәгә кагылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International