Татарстан Республикасы Милли музеенда даими акцияләр

2013 елның 4 феврале, дүшәмбе

Музейга даими килүчеләр даирәсен киңәйтү, аларны төбәгебезнең генә түгел, бәлки дөнья цивилизацияләре мәдәни-тарихи хәзинәләре белән таныштыру максатларында Татарстан Республикасы Милли музеенда ел әйләнәсендә гамәлдә булачак “Хәрби билет» дигән махсус проект әзерләнде.  Әлеге проект кысаларында музей хәрби хезмәткәрләргә һәм курсантларга бушлай билетлар тапшырачак, шулай ук алар өчен бушлай экскурсияләр уздырылачак.

2013 елның 1 февраленнән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында «Укытучы! Синең исемең белән... » дигән акция узачак.

Һәр айның беренче чәршәмбесендә Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына килгән һәрбер кеше өчен керү бушлай булачак.

Мәгълүмат өчен: 292 – 89 – 84.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International