«Фуат Мансуров истәлегенә» дип аталган концерт булды

2013 елның 4 феврале, дүшәмбе

3 февральдә «Брависсимо» классик һәм заманча музыка абонементының икенче концерты булды. Анда София Гобәйдуллина исемендәге үзәкнең Башкаручыларның халыкара конкурсында гран-при алган «Яңа музыка» камера оркестры катнашты. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Анна Гөлишәмбәрова.   

«Фуат Мансуров истәлегенә» дип аталган концерт атаклы режиссер, Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе Фуат Мансуровның 85 яшьлек юбилеена (1986-2009) багышланган иде.   

Концертта Фуат Мансуровның хезмәттәшләре һәм шәкертләре, Россиянең Зур театры яшь дирижерлары һәм солистлары катнашты.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International