Г. Камал исемендәге академия театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе булды

2013 елның 4 феврале, дүшәмбе

1 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССРның һәм Татарстанның дәүләт премияләре лауреаты Ринат Таҗетдиновка 75 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе узды.  

Тантаналы кичә К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек («Качкыннар») белән ачылды, анда Шәйхи бабай ролен юбиляр башкарды.

Юбилей кичәсе кунаклары арасында Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, халык шагыйре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев бар иде.  Юбилярны тәбрикләргә Татарстан һәм Казан театрлары җитәкчеләре, шулай ук Оренбург, Чуашстан һәм Башкортостан театрлары, артистның туган ягы Чүпрәле районы администрациясе вәкилләре килгән иде. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Минтимер Шәймиев юбилярга рәхмәт белдерде һәм аңа «Фиат Альбеа» автомобиле ачкычы тапшырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International