«Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме 2020 елда ябык форматта узачак XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале белән хезмәттәшлеген дәвам итә. Төркем тарафыннан гамәлгә куелган «Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен» махсус приз һәм 300 000 сумлык акчалата бүләк «Россия — Ислам дөньясы» махсус программасы кысаларындагы 10 фильмның берсенә тапшырыла. Әлеге программа кино белгече Сергей Анашкин җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе тарафыннан фестивальгә кергән гаризалар нигезендә формалаштырылган.
«Россия - Ислам дөньясы» программасы Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрдә төшерелгән фильмнардан төзелгән, - дип аңлатты Сергей Анашкин. - Сайлап алганда дини аспектка өстенлек бирелми. Геройлар арасында төрле дин кешеләре, дини һәм этник азчылык вәкилләре бар. Күп кенә картиналар Европа яки Азия партнерлары белән копродукциядә ясалган. Программаны төзегәндә тематик һәм стилистик бердәмлектән баш тарттык, төрле жанрдагы фильмнарны тәкъдим итәргә карар кылынды. «Россия - Ислам дөньясы» программасы фильмнары конкурсның төп идеясе булган мәдәниятләр диалогы темасы белән яңгыраш.
«Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме 2006 елда, Россия Федерациясе Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче буларак кушылганнан соң, Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә оештырылган. Төркем рәисе - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. 2017 елдан «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Казан кинофестиваленең партнеры булып тора.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Форумның тематикасы - гомумкешелек рухи-әхлакый, гаилә кыйммәтләре, мәдәни традицияләр, тынычлык урнаштыру, сабырлык һәм гуманизм идеяләре. Фестивальнең девизы - «Мәдәниятләр диалогы аша диалог культурасына».
Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия мөфтиләр советы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе. Фестивальнең партнеры — «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.
Өстәмә мәгълүмат - фестивальнең рәсми сайтында kazan-mfmk.com