1 февральдә 19 сәгатьтә Галиаскәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, СССРның һәм Татарстанның Дәүләт премияләре лауреаты Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе була.
Ринат Гарифҗан улы Таҗетдинов Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар академия театрында эшли башлый. 1989-2010 елларда кадәр Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты.
Юбилей кичәсендә Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек («Качкыннар» сәхнәсе) күрсәтеләчәк, җырчылар Айгөл Хәйри, Искәндәр Биктаһиров, Илсаф һәм Салават Фәтхетдинов чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте