3 февраль көнне 13.00 сәгатьтә Саба муниципаль районы администрациясе ярдәме белән, Югары Утар балалар йорты-интернатында тәрбияләнүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәмүсмерләр, картлар йортында тәрбияләнүчеләр, күп балалалы һәм аз керемле гаиләләр өчен, Саба районы мәдәният йорты сәхнәсендә Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры коллективы Рафис Корбанның «Бүре һәм кәҗә» пьесасы буенча куелган хәйрия спектаклен күрсәтә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте