"Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында Татарстанның балалар музыка мәктәпләре яңа музыка инструментлары, җиһазлар, уку материаллары белән тәэмин ителә.
Интерактив такта, проектор, цифрлы рояль һәм пианино, синтезаторлар, баяннар, акустик һәм электр-гитаралар, халык уен кораллары, микрофоннар бу юлы Әлки музыка мәктәбе укучыларына тапшырылды.
«Без күп кенә музыка уен коралларына ия булдык, алар арасында хәтта Италиядә кулдан эшләнгән тальян да бар. Тагын аккордеон, балалайка, концерт баяннары, домбраның китерелүен көтәбез. Гомуми бәясе - 7 миллион 600 мең сум. Һичшиксез, мәктәпнең матди-техник базасын ныгыту белем бирүнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк", - дип сөйләде, шатлыклы вакыйга белән уртаклашып, мәктәп директоры Алсу Сутягина.
«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты ярдәмендә быел 11 балалар сәнгать мәктәбе, шулай ук өч һөнәри белем бирү оешмасы ярдәм алачак. Алар барысы да уку елы башланганчы тулысынча тәэмин ителер, дип көтелә. Бу максатларга барлыгы 106 384 500 сум акча бүлеп бирелгән, шуларның 61 703 000 сумы – федераль бюджеттан, 44 681 500 сумы – республика бюджетыннан.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда республиканың өстәмә белем бирүче 63 оешмасына Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Мәдәният министрлыгының уртак программасы кысаларында үзебезнең илдә ясалган 63 пианино тапшырылды.