Татарстан коллективларын Бөтенроссия хор фестиваленең төбәк этабында катнашырга чакыралар

2020 елның 17 июле, җомга

Бөтенроссия хор җәмгыяте («ВХО» НП) 2020 елда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән VI Бөтенроссия хор фестивале үткәрә. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Анда катнашу өчен халык хор коллективлары чакырыла.

Конкурс өч этапта оештырыла. Төбәк өлеше 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр киләсе, округ этабына җибәрелә, ул Россия Федерациясенең барлык федераль округларында 31 октябрьгә кадәр уздырылачак. Фестивальнең финалы, гадәттәгечә, Мәскәүдә 2020 елның ноябрендә узачак.

Татарстан Республикасында 2020 елгы Бөтенроссия хор фестиваленең төбәк этабы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы ярдәмендә уза. Агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында иҗади сайлап алу дистанцион форматта үткәреләчәк. Коллективларга, Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә,  конкурс программасын башкаруны видеога яздырырга  һәм язманы электрон почтага җибәрергә кирәк: kazanchoirfest@mail.ru.

Нигезләмә: /file/mincult/File/Polozhenie o Vserossijskom xorovom festivale v 2020 godu_narodniki.doc

Язмалар, шулай ук катнашу өчен гаризалар 2020 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә. Конкурсның төбәк этабында җиңүчеләр 2020 елның 20 сентябренә кадәр игълан ителәчәк.

2020 елгы Бөтенроссия хор фестиваленең төбәк этабын оештыру комитеты телефоннары: (843) 292-15-77, (843) 292-11-12.

Оештыручылар сүзләренә караганда, Бөтенроссия хор фестивале Россия халык хор коллективларының музыкаль эшчәнлеген активлаштыру, иҗади тәҗрибә алмашу, милләтара һәм төбәкара мәдәни алмашуны киңәйтү өчен мөмкинлекләр ачарга тиеш. Чараны үткәрү турында тулырак мәгълүмат фестиваль турындагы Нигезләмәдә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International