2 февральдә 20.10 сәгатьтә «Россия Радиосы» эфирында Татарстан мәдәнияте турында «Мәдәни байлык» программасы тапшырылачак.
Программаны турыдан-туры эфирда «Россия Радиосы» (http://www.radiorus.ru/) сайтында тыңларга мөмкин.
«Мәдәни байлык» программасы – РФ төбәкләре мәдәни тормышы хроникасы. Татарстанга багышланган чыгарылышта күренекле милләттәшебез Рудольф Нуриев, Алабуга музей-тыюлыгы һәм “Әкият” курчак театры, “Мәдәни мирас – Свияжск утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар” программасы, Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле иҗаты, халык һөнәрчелеген тернәкләндерү белән шөгыльләнүче «Туран-арт» фонды эшчәнлеге турында сөйләнәчәк.
Программаны Виолетта Степанянц алып бара.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте