Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Сәнгать бүлеге «Сәнгатьтә спорт чагылышы» дип аталган күргәзмәләр циклын ача

2013 елның 1 феврале, җомга

2013 елгы Универсиада алдыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Сәнгать бүлеге «Сәнгатьтә спорт чагылышы» дип аталган күргәзмәләр циклын ача.

2013 елның 28 гыйнварыннан 12 февраленәчә циклның “Сәнгатьтә һәм спортта кеше гәүдәсе культы” дип аталган беренче күргәзмәсе эшләячәк.  

Күргәзмәдә куелган рәсемле китаплар һәм зиннәтле альбомнар, теманы төрле яктан ачарга ярдәм итә, кеше гәүдәсенең камиллегенә, кешенең рухи матурлыгына яңача карарга ярдәм итә.

Күргәзмә өч бүлектән тора:

1. «Мәңгелек бүген белән бетми» – бу бүлектә тарихи әдәбият һәм белешмәлекләр куелган;

2. «Ташка җан өрү» – сынлы сәнгатьтә кеше гәүдәсе культы турында;

3. «Илаһи матурлык» – бу бүлектә Тициан, Леонардо да Винчи, Микеланджело кебек бөек осталар репродукцияләреннән төзелгән альбомнар куелган.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International