Татарстан Пеезиденты Рөстәм Миңнеханов Казан яшь тамашачы театрында булды

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге әһәмиятле объектларны реконструкцияләү һәм реставрацияләү эшләре барышы белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов караган объектлар арасында Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ, Островский ур., 10) да бар иде. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм театр директоры Айгөл Горнышева белән бергә Яшь тамашачы театры биналары комплексын үстерү планнары турында фикер алыштылар.

Бүгенге көндә бу театр ремонтка мохтаҗ. Рөстәм Миңнеханов объектның торышы белән танышты, тамаша залын һәм башка бүлмәләрне, эчке ишегалдын карады.

«Казан яшь тамашачы театры» ДБУ Шәрыкъ клубының элеккеге бинасында (Сәүдәгәрләр җыены) урнашкан, бу XIX гасыр азагындагы төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән монда төрле вакытта ремонт эшләре алып барылган. Мәйданнар киңәю сәбәпле, Яшь тамашачы театры базасында Театраль-мәдәни комплекс төзү турында карар кабул ителгән.

Рөстәм Миңнехановка театр биналары комплексын үстерү проектын тәкъдим иттеләр. Проект буенча аңлатмаларны КДАТУның Архитектура һәм дизайн институты директоры Карина Нәбиуллина бирде. Аерым алганда, биредә җәйге амфитеатр, кече тамашачылар залы, балалар иҗаты мәйданчыклары, театр кафесы һ. б. төзелергә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һәр мәйданчык, барыннан да элек, тамашачылар һәм бирегә килүчеләр өчен, шул исәптән балалар өчен дә, кирәкле булырга тиеш. Моннан тыш, биналарның тарихи йөзен саклап калу да мөһим, дип саный ул.

Аннары Петербург урамында Рөстәм Миңнехановка «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексының вариантларын тәкъдим иттеләр. «Кольцо» 2006 елда шәһәр үзәгендә Музуров номерларының тарихи бинасы урынында төзелгән, анда Совет чорында һәм аннан соңгы елларда «Татпотребсоюз» урнашкан, аның янында «Татарстан» кунакханәсе, Бауман урамына һәм «Тукай мәйданы» метро станциясенә чыгу урыны урнашкан. Рөстәм Миңнеханов, фасадларны бизәү проекты һәм тәкъдим ителә торган материаллар белән танышканнан соң, концепцияне хуплады. Ул комплексның һәр блогы буенча проектны җентекләп эшләп бетерергә һәм, шәһәр халкының әлеге архитектура объекты белән кызыксынуларын исәпкә алып, ахыргы вариантны тәкъдим итәргә кушты.

Бутлеров-Мөштәри чатындагы ГИДУВ бинасы Президент тарафыннан каралган соңгы объект булды. Элегрәк (2016 елның май аенда) Рөстәм Миңнеханов республика әһәмиятендәге әлеге мәдәни мирас объектын реконструкцияли  башлау турында йөкләмә биргән иде. Тарихи бина 1914 елда хәрби инженер Голышевның архитектура проекты буенча Дворян җир банкының Казан бүлеге өчен төзелгән. Бүген биредә тулы куәтенә реставрация эшләре бара.

Рөстәм Миңнеханов ремонт барышы, төзелеш һәм бизәү материаллары белән танышты. Ул башкарылган эшләрнең сыйфатын контрольдә тотарга кушты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International