Казанда Чаллы татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак

2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

11-13 февраль көннәрендә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Чаллы татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак.

Гастрольләр афишасына өч спектакль кергән:

11 февраль – Рей Куни «Ике хатынлы таксист», комедия. Режиссер – Булат Бәдриев.

12 февраль – Хәбир Ибраһим, Рәдиф Сәгъди. «Кияү абый», музыкаль комедия. Режиссер – Фаил Ибраһимов.

13 февраля – Надежда Птушкина. «Кызым кияүгә чыга», комедия, режиссер – Фаил Ибраһимов.

Спектакльләр 19 сәгатьтә башлана.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International