Мәскәүдә Мәүлет көненә багышланган бәйрәм чарасын режиссер Ренат Әюпов куйды

2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

27 гыйнварда Мәскәүнең Crocus City Hall залында Мәүлет Ән-Нәби – Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. туган көненә багышланган  бәйрәм чарасы узды. Россиянең мөфтиләр шурасы оештырган әлеге чарада 6000 кеше катнашты.

Бәйрәм чарасын Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов куйды. Кичәдә Казан артистлары Рөстәм Гайнуллин, Байбулат Батуллин һәм «Казан нуры» оркестры катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International