Казан үзәгендә легендар "КАМАЗ-мастер" командасы турында сериал төшереләчәк

2020 елның 10 июле, җомга

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә 13 июльдән 16 июльгә кадәр спорт йөк машиналары классында дөньяның иң яхшы автопилотлары  булып танылган «КАМАЗ-мастер» командасы турында 8 серияле спорт драмасы төшереләчәк.  Сериал 2021 елда НТВ телеканалында эфирга чыгачак.

Картинадагы төп рольләрне Анатолий Белый, Игорь Петренко, Антон Васильев, Макар Запорожский, Аристарх Венес, Никита Павленко һәм Линда Лапиньш башкара. Шулай ук картинада Россиянең халык артисты Сергей Шакуров, Россиянең атказанган артисты Олег Филипчик, Ангелина Поплавская һәм Ингрид Олеринская катнаша.

Сериалның сюжеты уйлап чыгарылган, әмма команда тормышыннан реаль тарихларга сылтама бар һәм командада буыннар алмашынуы турында сөйли. Спорт йөк машиналары классында ралли-рейдларда чыгыш ясаучы «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар» раллиенда 17 тапкыр алтын медаль яулады.

Телепроектны гамәлгә ашыру белән «КАМАЗ-мастер» спорт командасы һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Art Pictures Vision компаниясе шөгыльләнә.

Бу көннәрдә иҗади төркем фильм төшерү эшләрен Чаллыда тәмамлый. 13 июльдә алар Казанда башланып китә. Локацияләр арасында «Мираж» кунакханәсе, Бауман, Профсоюз, Болак урамнары, «KAZANRING CANYON» автодромы бар. Әлеге күренешләрдә Антон Васильев, Анна Бачалова, Ксения Лаврова-Глинка, Вольфганг Черни, Сергей Рудзевич җәлеп ителгән.

Белешмә өчен: сюжет буенча «КАМАЗ-мастер» командасының элеккеге пилоты Денис Сазонов (Антон Васильев) 12 еллык тәнәфестән соң һәм тормышның барлык фронтларында уңышсызлыкларга очраганнан соң, яңадан командага кайтырга ниятли. Тик бу җиңел булмый: кайчандыр, ралли-рейдлар тарихында иң яшь дөнья чемпионы булып, ул команда этикасын бозган өчен «КАМАЗ-Мастер»дан чыгарылган.

Телепроектка әзерлек процессы Россиянең танылган кинорежиссеры, актер, продюсер Федор Бондарчук командасы тарафыннан 5 елдан артык алып барылды. Татарстан Республикасыннан тыш, картинаны төшерү Әстерхан өлкәсендә «Алтын Каган» автоузышының ралли-рейды уза торган территориядә, Казахстандагы «Ефәк юлы» халыкара ралли-рейды трассасында  һәм Мәскәүдә узачак.

«КАМАЗ-мастер» спорт командасы — Россиянең уникаль завод командасы, аңа 1988 елда нигез салына, ул илне дөнья автоспортында лаеклы күрсәтеп килә. «Дакар»ны яулауга илткән  бормалы юл 1990 елда башланып китә, ә экипаж беренче тапкыр 1996 елда җиңү яулый. Шул вакыттан бирле команда ярышларда 29 тапкыр катнашкан. Спортчыларның  өч Дөнья кубогы һәм «Ефәк юлы» супермарафонында сигез җиңүе бар. 2020 елда Чаллы узышчылары Согуд Гарәбстанындагы «Дакар» ралли-марафонында беренчелек  алды. Шунысы игътибарга лаек, сериалны төшерү эшләре әлеге ышанычлы җиңүдән соң нәкъ ике атнадан соң старт алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International