«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Эрнст Гельмс Театры» күргәзмәсе ачыла

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

31 гыйнварда 16.00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә  «Эрнст  Гельмс Театры» күргәзмәсе ачыла. Беренче каттагы залларда ХХ гасырның икенче яртысында иҗат иткән күренекле театр рәссамы Эрнст Гельмсның  йөздән артык эше куелган. Аның иҗаты Татарстанда стенография үсешенә сизелерлек йогынты ясады. 

Күргәзмәдә рәссамның театрга багышланган эшләре, сатирик графикасы һәм сәяси сатирасы, китап иллюстрациясе, шәһәр күренешләре, натурадан күчермәләр, фотодокументлар һәм мемориаль характердагы әйберләр күрсәтелгән.

Күргәзмә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә 31 гыйнвардан 28 февральгәчә эшләячәк.

Мәгълүмат өчен: 89272 400017, 238-43-27, 567-80-43 PR-museum@ya.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International