Чаваш-батл, бәйрәм концерты: Республикакүләм «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәменең онлайн-программасы билгеле булды

2020 елның 10 июле, җомга

11 июльдә республикакүләм «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәме узачак. Катлаулы эпидемиологик вәзгыять булу сәбәпле, быел бәйрәм онлайн режимда оештырыла. Күпсәгатьлек виртуаль марафон программасында - чуваш коллективлары катнашында бәйрәм концерты, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук бәйрәмне оештыручылар һәм кунаклар юллаган котлаулар.

11.00 сәгатьтә «Аксубай мәдәният йорты»ның Вконтакте битендә Аксубай районы Кече Сөнчәле авылының «Уяв» бәйрәме традициясе тәкъдим ителәчәк. 12.00 сәгатьтә ТНВ телеканалында «Каравай» телепроектының «Уяв»ка багышланган  тапшыруы күрсәтелә.

Ә кичен, 18.00 сәгатьтә, «Аксубай мәдәният йорты» Вконтакте челтәрендә Чаваш-батл була: «Уяв: заманча мөнәсәбәт яки тотрыклы традицияләр».

Бәйрәм турында тагын да күбрәк материаллар Татфолкның YouTube-каналында, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты порталында, Татарстан халыклары Дуслык Йортының ВКонтакте битендә, Татарстан халыклары Дуслык Йорты инстаграмында, шулай ук чуваш халкы вәкилләренең #уяв2020 хештэгы белән билгеләнгән социаль челтәрләрендә.

Бәйрәм программасы:  /file/mincult/File/Программа УЯВ.docx

Белешмә өчен: башта «уяв» сүзе традицион йола тормышын саклау дигәнне аңлата, ә соңрак бу сүз белән  теләсә кайсы бәйрәмне яки йола тантанасын атый башлыйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International