Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры эш визиты белән Чаллы шәһәрендә, Тукай, Минзәлә һәм Түбән Кама районнарында булды. Автошәһәрдә Ирада Әюпова «Энергетик» мәдәният йортында алып барыла торган ремонт эшләре белән танышты һәм төзелеп килүче татар драма театрын карады.
«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзекләндереләчәк элеккеге драма театры бинасында исә Чаллы курчак театры урнашачак. Капиталь ремонтка 27,16 млн. сум каралган, шуның 22 млн. сумы – Россия Федерациясе бюджетыннан, 5,16 млн. сумы - Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелә.
Моннан тыш, министр Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбендә һәм Балалар театр сәнгате мәктәбендә булды, алар шулай ук уку елы башына «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында яңартылачак. Объектларда төзү-монтаж эшләренең 20% тан артыгы башкарылган.
Аннан соң Ирада Әюпова Тукай районының Илбухтино авылында төзелә торган мәдәният йорты белән танышты. Ул күпфункцияле үзәк белән бер түбә астынlа урнашачак. Бина элеккеге клуб урынында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Ял итү учреждениесе йөз ел элек — 1932 елда төзелгән һәм земство мәктәбе бинасында урнашкан. Анда үзәк җылылык системасы һәм бәдрәф булмаган, ә бердәнбер бүлмә берьюлы бөтен функцияләрне башкарган: бер залда репетицияләр дә барган, чыгыш та ясаганнар, кул эшләре белән дә шөгыльләнгәннәр. Биредә үк өстәл теннисын яратучылар да актив ял иткән.
Хәзер төзелеш эшләренең кызган чагы - подрядчылар диварларны төзеп бетергән, түбә ябалар. 30 августка объект тулысынча әзер булачак. Биредә киң сәхнә, уңайлы, элеккесеннән ике тапкыр зуррак зал, китапханә һәм музей барлыкка киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел республиканың авыл районнарында «Мәдәни мохит» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында биш мәдәният йорты төзелә.
Аннан соң мәдәният министры Минзәләгә килеп, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театрында булып кайтты. Анда реконструкция үткәрү әлегә планлаштырылу этабында.
Ирада Әюпова булган соңгы объект 1 нче балалар сәнгать мәктәбе иде. Объектны «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында яңарталар.
Сүз уңаеннан, быел «Мәдәни мохит» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында 17 балалар сәнгать мәктәбе һәм Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте реконструкцияләнәчәк. Төзелеш-ремонт эшләренә 580,12 млн. сум бүлеп бирелгән, шуларның 249,47 млн. сумы – федераль, 330,65 млн. сумы - республика бюджетларыннан.