Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев 2013 елда Свияжск утрау-шәһәрендә эшләрне оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды.
Минтимер Шәймиев киңәшмәдә катнашучыларга өч ел дәвамында диярлек намуслы хезмәт куйганнары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова Свияжск утрау-шәһәренең 2013 елда төзекләндерү һәм төзелеш эшләре алып барыла торган объектлары исемлеге белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте