«Таттелеком» Компаниянең дан стенасына иң яхшы проектка конкурс игълан итте. Конструкция ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казанда «Таттелеком» ГАҖ биналары комплексы территориясендә урнаштырылачак. Истәлекле экспозиция иске конструкцияне алмаштырачак.
Компаниянең дан диварында тарихи вакыйгалар һәм күренекле җитәкчеләр, «Таттелеком» ГАҖ һәм аның варисы булган предприятиеләр белгечләре турында мәгълүмат урын алачак. Аны иске экспозициядән эчтәлеклерәк итү максаты куелган. Моннан тыш, ул заманча материаллар һәм технологияләр кулланып, шулай ук бүгенге көндә актуаль булган тышкы кыяфәткә карата таләпләрне исәпкә алып эшләнәчәк. Конструкцияне урнаштыру урыны да үзгәрәчәк.
Нигезләмә буенча конкурс 31 июльдә тәмамлана. Катнашучыларның эшләре сәнгать ягыннан, оригинальлек, инновацияләр һәм башка критерийлар буенча бәяләнәчәк.
Иң яхшы дип табылган проект авторы 100 мең сум күләмендә акчалата премия алачак. Проект үзе агымдагы елның сентябрендә гамәлгә ашырылачак. Конкурс - ачык, анда катнашу өчен барлык теләүчеләр дә чакырыла.
Сүз уңаеннан, «Таттелеком» ГАҖ ярдәме белән оештырылган Элемтә музее инде күп еллар эшләп килә. Хәзерге вакытта аны алга таба үстерүнең һәм яңа дәрәҗәгә чыгаруның төрле вариантлары карала. Шулай ук компания тарихы, аның атказанган хезмәткәрләре турындагы мәгълүматны интернетта урнаштыру планлаштырыла.