6 февральдә 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында “Дөнья тирәли сәяхәт” дигән күргәзмә ачыла. Аны Дөнья океаны музее (Калиниград) белән берлектә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы әзерләде.
Күргәзмәгә килүчеләр этнография предметлары һәм диңгез “хәзинәләре”: Дөнья океаны музее фондларыннан диңгез моллюсклары кабырчыклары, казылмаларда табыла торган акулалар тешләре, гәрәбә һәм геология токымнары үрнәкләре белән таныша алачак.
Элемтә өчен: (85557) 7-89-38.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте