В.Качалов исемендәге театр труппасы Татарстанда беренчеләрдән булып ялдан чыкты

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Василий Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының төп сәхнәсенең тамаша залында үзизоляцияләнү һәм ял чорыннан соң беренче тапкыр труппа бергә җыелды. Театрның сәнгать җитәкчесе-директоры Александр Славутский барысын да көтеп алынган очрашу белән котлады һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.

Вәзгыять уңайланган шартларда, 230 нчы театраль сезонны 11 сентябрьдә үк репертуар хиты булган «Безумный день, или Женитьба Фигаро» (Бомарше) комедиясе белән ачу планлаштырыла. Сезонның беренче премьерасы 17 сентябрьдә Жан Ануй пьесасы буенча Татарстанның халык артисты Илья Славутский тарафыннан  куелган «Бал воров» спектакле булачак. Анда  Татарстанның атказанган артистлары Елена Ряшина, Марат Голубев, Алексей Захаров, шулай ук Павел Лазарев, Славяна Кощеева, Ксения Храмова, Виктор Шестаков, Илья Скрябин һ.б. катнашачак.

Карантин аркасында ачылышы кичектерелеп торган Василий Качаловның 145 еллыгына багышланган күргәзмәне сезон башында тамашачыларга тәкъдим итү көтелә. Күргәзмәдә катнашучылар арасында А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музей, МХАТ музее һәм Качаловның театраль музее бар. Сирәк һәм уникаль экспонатлар Мәскәүдән үзилоляцияләнү режимы башланганчы китерелгән һәм хәзер музей фондларында саклана.

Юбилей сезонының иҗади планнары арасында Гогольнең үлемсез «Ревизор» комедиясе өстендә эшләү дә бар – иң яраткан пьесаларының берсен Алексанлар Славутский сәхнәләштерәчәк. Шулай ук ул Максим Горькийның «Васса Железнова» пьесасын куюга кире әйләнеп кайтачак.  

Май аенда совет драматургиясе классикасы булган «Старший сын» әсәре өстендә эшләү өчен Россиянең иң яхшы режиссерларының берсен Александр Кузинны көтәләр.

Якын көннәрдә кассада һәм театр сайтында билетлар сатыла башлаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International