14 февральдә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Милли музеенда барлык гашыйклар өчен “Изге Валентин көне” дип аталган традицион чара узачак.
Бу көнне музейга килүчеләрне мавыктыргыч уен программасы көтә.
Бәйрәмдә кунаклар төрле бизәү материалларыннан үз куллары белән гашыйклар көненә багышланган открыткалар ясый алачак. Флористика буенча осталык дәресләре “чәчәкләр телендә” аңлашырга өйрәтәчәк.
Бу көнне гашыйклар шулай ук никахлашуларының генераль репетициясен уздыра һәм көлкеле ЗАГСта Мендельсон маршын яңгыратып юри генә “никахларын терки” алачак.
Мәгълүмат өчен: 292-69-04; 292-89-84 .
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте