Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә 2018-2020 елларда «Сотворение» балалар киносын үстерү фонды тарафыннан кыска метражлы фильмнар циклы төшерелде. 2020 елның беренче яртыеллыгында әлеге фильмнар төрле кинофестивальләрдә 12 тапкыр җиңү яулады.
Фильмнарда гади мәктәп укучылары профессиональ актерлар белән бергә уйный.
Белешмә өчен: «Сотворение» балалар киносын үстерү фонды балалар һәм яшүсмерләр өчен кыска метражлы фильмнар җитештерә. «И в шутку, и всерьез» балалар киножурналы популяр интернет-ресурсларда, Россиянең генә түгел, Белоруссиянең, Казахстанның 90нан артык телеканалында күрсәтелә. Фильмнар 100 дән артык кинофестивальдә дәрәҗәле бүләкләр яулады. Режиссеры - Эдуард Габидуллин. Ул 500дән артык кыска метражлы һәм 2 тулы метражлы балалар фильмын төшергән.