«Сугыш еллары җырлары!» музыкаль конкурсы: гаризалар кабул итү дәвам итә

2020 елның 3 июле, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш еллары җырлары!» музыкаль конкурсы  «Без бөек держава өчен» Бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында үткәрелә.

Анда вокал һәм шигъри сәнгатьне яратучылар һәм профессионаллар чакырыла.

Иҗади конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

• Вокал;

• Халык вокалы;

• Академик вокал;

• Вокал-инструменталь башкару.

         Конкурсантларга гариза тутырырга, чыгышның фото һәм видеоларын беркетергә / MPEG - 4, AVI форматы, оештыру взносын түләргә һәм материалларны 2020 елның 15 июленә кадәр электрон адреска җибәрергә кирәк: aragorn-studio@mail.ru.

Төркемгә сылтама: https://vk.com/belichenkoonlaine

Сайтка сылтама һәм гариза: https://soyuz-kultura.com/node/797

 Тулырак мәгълүмат оештыручының сайтында урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International