«Авылда мәдәни хәрәкәт» кысаларында Зәй шәһәре балалар музыка мәктәбе укучыларының концерты булды

2013 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

24 гыйнварда «Авылда мәдәни хәрәкәт» кысаларында Зәй шәһәре балалар музыка мәктәбе укучыларының «Тылсымлы музыка дөньясына рәхим итегез» дигән  концерты булды.

 Яшь артистлар Яңа Спас мәктәбе укучылары алдында чыгыш ясады. Авыл балалары  бик ләззәтләнеп саксофон, гармун, баян, скрипка, думбыра, синтезатор, аккордеон кебек уен кораллары яңгырашын, артистларның җырлавын тыңладылар.

Очрашу вакытында укытучы И.В.Мартынова музыка һәм башкаручылар турында сөйләде.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International