Бүген кич белән Сабантуй–2020 татар халык бәйрәменең онлайн-чаралары башлана

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Быел эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, #Сабантуй2020 онлайн-форматта узачак.

Бәйрәм алдыннан, 2 июль көнне, 18.00 сәгатьтә  Facebook, Instagram, ВКонтакте, Одноклассники, YouTube  кебек социаль челтәрләрдә онлайн-чаралар сериясе башланып китә, аларны #Сабантуй2020 хештегы буенча табарга мөмкин булачак.

4 июль - бәйрәмнең төп көне. Чаралар телемарафон (трансляцияне ТНВ телерадиокомпаниясе алып барачак) һәм онлайн-трансляцияләр (социаль челтәрләр) форматында узачак.

Сабантуй-2020 программасында: флешмоб, челлендж, төрле конкурслар, мастер-класслар, иҗади очрашулар, яшьләр онлайн-фестивале һ.б.

Онлайн-форматта Сабантуйның барлык гореф-гадәтләре, шул исәптән җыр-биюле  күңел ачулар, шаян конкурслар һәм спорт ярышлары күрсәтеләчәк. Чараларда театрның танылган артистлары, җырчылар, профессиональ тренерлар катнашачак.

Онлайн чаралар уздыру программасы:

/ file/mincult/File/Сабантуй-2020.docx

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International