Зәй шәһәре Мәдәният йорты Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Дитковский гаиләсе өчен кечкенә күчмә өй концерты күрсәтте

2013 елның 26 гыйнвары, шимбә

24 гыйнварда Зәй шәһәре Мәдәният йорты хезмәткәрләре  Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Васильевич Дитковский гаиләсе өчен кечкенә күчмә өй концерты  оештырды.

Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды, ветеранның гаиләсе мондый илтифатка гаять шат булуын белдерде. Ватанны саклаучылар көне алдыннан ветеран һәм аның гаилә әгъзаларына концерт зур бүләк булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International