10 февральдә Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры, Бөтендөнья онкоавырулар көнен истә тотып, хәйрия концерты күрсәтә. Билет сатудан кергән акча хоспис төзү өчен Анжела Вавилова исемендәге Фондка тапшырылачак.
Программада - Сергей Прокофьевның «Петя и Волк» симфоник әкияте, Александр Бородин, Камил Сен-Санс, Петр Чайковский әсәрләре.
Концерт 14.00 сәгатьтә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте