Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Төрекмәнстанның Казан шәһәрендәге Генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты. Очрашу үзара танышу максатыннан оештырылды. Атадурды Халдурдыевич Бәйрәмов Генераль консул вазыйфасына быелның май аенда керешкән.
Кунак консуллыкның Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштыру белән кызыксынуын белдерде, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовның мәдәни-гуманитар мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирүен билгеләп үтте.
Ирада Әюпова, үз чиратында, узган елда Казан Сабантуенда чыгыш ясаган Төрекмәнстан иҗат делегациясенең чыгышын сокланып күзәтүен искә төшерде. Ул чакта татар халкының милли бәйрәмендә Төрекмәнстан башлыгы да булган иде. Быел Төрекмәнстандагы Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында республикабызның тарихын һәм мәдәниятен тәкъдир итү планлаштырылган иде. Әмма эпидемиологик вәгыятьнең катлаулы булуын истә тотып, тематик чараларны киләсе елга күчерү турында карар кабул ителде.
Яклар шулай ук алга таба хезмәттәшлекнең башка юнәлешләре буенча да фикер алышты. Татарстан Республикасы мәдәният министры театр сәнгате өлкәсендә актив хезмәттәшлек итү мөмкинлеге булуын билгеләп үтте, төрекмән артистларының «Нәүрүз» Халыкара төрки халыклар театр фестивалендә катнашуы турында да сүз барды. Ирада Әюпова фикеренчә, җирле кинематографистлар үз эшләрен Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә тәкъдим итә алыр иде.