Яшьләр өчен торак конкурсы – 2020: гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча яшьләрне торак белән тәэмин итү максатыннан үткәрелә торган конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Конкурс «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, үткәрелә.

Анда катнашу өчен яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, яшьләргә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручы 18-30 яшьләрдәге кешеләр чакырыла:

• Иҗтимагый оешмалар активистлары;

• Студентлар - Татарстанның яшьләр сәясәте, студентлар үзидарәләре һәм иҗат берләшмәләре проектларында катнашучылар;

• Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү белгечләре;

• Предприятиеләрдә һәм оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда, яшьләр белән эшләү белгечләре;

• Мәгариф учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча җаваплы хезмәткәрләре;

• 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр.

Конкурста катнашу өчен мәҗбүри шарт – гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк торак мәйданы туры  килүе. Җиңгән очракта сайлап алынган фатир өчен беренче взнос гомуми бәянең кимендә 10% ын тәшкил итәчәк.

Заявка кампаниясе июль ахырына кадәр дәвам итә.

Конкурста катнашу һәм гариза бирү турында тулырак мәгълүмат: https://vk.com/mol_ipoteka

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International