Әлмәт татар дәүләт драма театры Бертольт Брехт пьесасы буенча куелган «Туй» спектакленең премьерасын тәкъдим итә

2013 елның 25 гыйнвары, җомга

Әлмәт татар дәүләт драма театры 8, 9, 10  февраль көннәрендә Бертольт Брехтның пьесасы буенча куелган «Туй» («Мещанская свадьба») спектакленең премьерасын тәкъдим итә.

Спектакльне сәхнәләштерү өчен театр Республика театр әһелләре берлегенең 400 мең сумлык грантына лаек булган иде. Спектакльне режиссер Искәндәр Сакаев куя. Искәндәрнең бу Әлмәт театрындагы икенче эше.

Рәссам – Дмитрий Хильченко, костюмнар буенча рәссам Петербургтан Стефания Граурогкайте. Артистлар белән вокалист Людмила Клинушина шөгыльләнә. Текстны Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемә итте. Яшь  парның туен тамашачы сәхнәдә утырып караячак. Спектакльнең жанры трагифарс дип тәгаенләнгән.

Мәгълүмат өчен телефоннар: 45-46-06, 8 927 476 82 62

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International