Кама аръягы чувашларының «Учук» фестивале онлайн — форматта узачак

2020 елның 26 июне, җомга

Уңай булмаган эпидемиологик вәзгыять саклану сәбәпле, Татарстан Республикасы чувашларының «Учук» XIV фестивале онлайн-форматта 28 июньдә узачак.

Бәйрәм программасында:

Татарстан Республикасы һәм Чувашстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең чуваш фольклор коллективлары чыгышы: https://www.youtube.com/channel/UC2DJwFS9yehXuU1L1aMwRVQ/featured (Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге)

"ТНВ" телеканалының “Каравай" программасы архивыннан чувашлар мәдәниятенә багышланган тапшыруны күрсәтү. https://www.youtube.com/watch?v=dVCv9cKjQUA

«Салтак ăсатни» - «Армиягә озату» йоласын («Палан» халык фольклор ансамбле, Яңа Суркино авыл клубы) һәм чувашларның «Çимĕк каçĕ» йола-уен мәдәниятен («Сеспел» халык фольклор ансамбле, Иске Суркино авыл мәдәният йорты) күрсәтү.

 «Кояшлы мизгелләр" фотомарафоны: https://www.youtube.com/channel/UC2DJwFS9yehXuU1L1aMwRVQ/featured (Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге)

Бәйрәмнең видеоматериаллары шулай ук оештыручыларның интернет-мәйданчыкларында урын алачак: Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты, Иске Суркино мәдәният йорты, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Яңа Суркино авыл мәдәният йорты.

Учук - чувашларның гомумхалык кыр йоласы. Борынгы чувашлар бу йола белән үстерелгән уңыш өчен рәхмәт әйтә һәм киләсе елда да шундый ук нәтиҗәләргә өметен белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International