25 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Г.Тукайның Әдәби музеенда Нәҗибә Ихсановның 75 еллык юбилеена багышланган кичә узачак.
Кичәгә Н. Ихсанованың сәхнәдәшләре Әзһәр Шакиров һәм Наил Дунаев чакырылган, алар артистканың иҗаты, үзләренең юбиляр белән сәхнәдәге һәм тормыштагы ихлас дуслыклары турында сөйләячәкләр. Тамашачыларга артистканың шәхси архивында сакланган фотосурәтләрне һәм рәсми кәгазьләрне файдаланып төзелгән электрон презентация тәкъдим ителәчәк.
Элемтә өчен телефоннар: 293-17-66, 293-17-50, 292-32-18, httр://www.tatar.museum.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте