Театр коллективларының XIII төбәкара «Идел-йорт» фестивале башланды

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Театр коллективларының  XIII төбәкара  «Идел-йорт» фестивале  башланды. Быел ул драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлап уздырыла.

Март-май  айларында Түбән Кама, Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Казан шәһәрләрендә, Әтнә авылында театр коллективларының сайлап алу зона турлары узачак. Традиция буенча ноябрьдә Казан шәһәрендә фестиваль-конкурсның йомгаклау туры була. 2013 елда фестивальдә кем җиңүче дип табылыр – анысы декабрь аенда узачак бүләкләү тантанасында гына мәгълүм булачак. 

Фестивальдә катнашу шартлары турында Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгенең сайтында http://www.tatfolk.ru мәгълүмат алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International