ТР мәдәният министры РФ Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше буенча эш төркеменең сигезенче утырышында катнашты

2020 елның 19 июне, җомга

Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова РФ Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше буенча эш төркеменең сигезенче утырышында катнашты. Видеоконференция форматында узган чарада «Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле мәдәният өлкәсендә килеп туган вәзгыять турында: төбәкләр тәҗрибәсе һәм оешмалар эшчәнлеген яңадан торгызу буенча тәкъдим ителә торган чаралар»  темасына фикер алыштылар. Утырышны Самара өлкәсе губернаторы, РФ Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше буенча эш төркеме җитәкчесе Дмитрий Азаров алып барды. Фикер алышуда РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, Россия Федерациясендәге  утыздан артык субъектта мәдәният өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х. Әюпова «Мәдәният учреждениеләренең изоляция режимы тәмамланганнан соң да онлайн - эшчәнлеккә мотивациясен саклау» дигән темага доклад ясады. Министр билгеләп үткәнчә, онлайн  эшнең перспективалары һәм яңа инструментлар тамашачылар аудиториясен арттырырга гына түгел, ә аның географиясен киңәйтергә дә мөмкинлек биргән. Докладта уңай мисал буларак Г.Камал исемендәге театр һәм «Каравон» рус мәдәнияте фестиваленең онлайн эшчәнлеге китерелде.

Татарстан Республикасы мәдәният министры онлайн-форматта һәм дистанцион рәвештә күрсәтелгән хезмәтләрнең статистик хисап формаларын ачыклау һәм исәпкә алу методологиясен формалаштыру буенча эш алып барырга тәкъдим итте. Әгәр без илкүләм проектның төп миссиясе буларак ил мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләре белән  барлык кешеләргә дә танышу мөмкинлеге бирү турында сөйләшәбез икән, тупланган тәҗрибә безгә куелган максатларга ирешергә ярдәм итәчәк, дип йомгак ясады ул.

Дәүләт Советының эш төркеме утырышында мәдәният өлкәсен тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән башка тәкъдимнәр дә әйтелде. Мәсәлән, сәнгать мәктәпләре укытучыларын дистанцион укыту. Шулай ук утырыш кысаларында төбәк театрларына грант ярдәме күрсәтү мәсьәләсе дә каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International