«Циферблат» Ирекле мәйданында Галиәсгар Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның ачык лекциясе була

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

27 январьда 17 сәгатьтә «Циферблат» Ирекле  мәйданында Галиәсгар Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның ачык лекциясе була. Лекциянең темасы – «Заманча театр: күңел ачу индустриясе элементымы яисә яңа фәлсәфәме?»

Бүгенге көндә Фәрит Бикчәнтәев норвегия драматургы Йон Фоссеның «Җәйнең бер көнендә» пьесасы  буенча спектакль куя. Эш барышында режиссерның әлеге спектакльнең киләчәк аудиториясе белән аралашу теләге туды. Казанның  интеллектуаль яшьләре арасында бик популяр саналган «Циферблат» Ирекле  мәйданы бу сөйләшү өчен менә дигән урын.

Лекция диалог, аралашу һәм сөйләшү формасында узачак. Режиссер заманча театрны нинди итеп күзаллавы һәм «Җәйнең бер көнендә» спектакле өстендә ничек эшләве турында сөйләячәк. Шулай ук, лекция кунаклары белән бергәләп, очрашуның төп темасына кагылышлы четерекле сорауларга җаваплар бирергә дә тырышачак.

Фәрит Бикчәнтәевның ачык лекциясе 27 январьда 17 сәгатьтә «Циферблат» Ирекле  мәйданында узачак. Адресы: Казан  шәһәре, Университетская ур., 14 йорт.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International