Каюм Насыйри музеенда «Хәзерге чорда уку-укыту процессында һәм музей мәйданында Каюм Насыйри иҗаты» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы була

2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

2013 елның 6 февралендә  Каюм Насыйри музеенда  “Хәзерге чорда уку-укыту процессында һәм  музей мәйданында  Каюм Насыйри иҗаты” дигән темага түгәрәк өстәл утырышы була.

 Түгәрәк өстәл утырышында Каюм Насыйри иҗатына багышланган кандидатлык диссертацияләре яклаган яшь галимнәр, 2011 һәм 2012 елларда К. Насыйри премиясе лауреатлары чыгыш ясаячак. 

Түгәрәк өстәл утырышыннан соң Руслан Габитов җитәкчелегендәге «Риваять» этник фольклор ансамбле чыгыш ясаячак, «Иске Татар бистәсендә чәй мәҗлесе» дигән темага интерактив музей чарасы узачак.

Элемтә өчен: 292 -76 – 94

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International