«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе татар җырын башкаручыларның «Җырлы-моңлы балачак» дип аталган балалар телевизион фестивален уздыра. Анда 4 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнаша ала. Номинацияләр түбәндәгеләр: аерым җырлау, вокал, гаилә һәм воакаль-инструменталь ансамбльләр.
Җырларның әзер фонограммалары, костюмнар фотосурәтләре, элемтә өчен телефоннар һәм фестивальдә катнашучыларның анкеталары 2013 елның 1 мартына кадәр deti@tnv.ru адресына кабул ителә.
Элемтә өчен: 89178554784 (Әхмәтҗанова Гүзәл).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте