15–17 февраль көннәрендә Камал театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар драма театры гастрольләре узачак. Танылган драматургның исемен йөртә башлаганнан соң бу Түбән Кама театрының Казанга беренче килүе.
Түбән Кама театры Туфан Миңнуллин иҗатына иң игътибарлы коллективларның берсе. Театр репертуарының нигезен Туфан ага әсәрләре тәшкил итә. Театрның оешу, аякка басу, дәүләт статусы алу чорларында драматург яшь труппага ярдәм иткән кешеләрнең берсе. Шунлыктан драматургның исеме нәкъ бу театрга бирелүе очраклы түгел.
Камал театры сәхнәсендә Түбән Кама театры өч спектакль уйнаячак: Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Нәзер», Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Яра», Анатолий Иванов пьесасы буенча куелган «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» спектакльләре.
Башлану вакыты: шимбә, якшәмбе көннәрендә – 18.00 сәгатьтә, башка көннәрдә – 19.00 сәгатьтә.
Өстәмә мәгълүмат: 8 9274820729 (Рәзилә Насыйбуллина), ntdt@mail.ru, www.nkamsk-teatr.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте