23 гыйнварда Зур концертлар залында антологияне тәкъдим итү концерты булачак

2013 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры антологияне тамашачыга тәкъдим итү концертына әзерләнә. 

Антология 5 мең данә тираж белән нәшер ителде һәм бу көннәрдә Казанга китерелде.   

Антология узган елның август аенда Зур концерт залында яздырылды.  Берлинның «b-sharp» студиясе белгечләре эшләгән вакытта залда студия шартлары булдырылды.  Антологиягә Н. Жиһанов, С. Сәйдәшев, Ф. Яруллин, Ф. Әхмәтов, А. Монасыйпов, А. Миргородский, Р. Кәлимуллин, А. Луппов, Ш. Тимербулатов, Р. Еникеев, Р. Ахиярова, М. Шәмсетдинова, З. Рәүпова, Е. Анисимова, А. Чайковский музыкасы кертелде.

Антологияне тәкъдим итү концерты Зур концерт залында 23 гыйнварда булачак.

Дисклар кичә кунакларына бүләк ителәчәк.  

Мәгълүмат өчен: +79377797750.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International