19 январьда Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә РСФСРның атказанган артисты Әлфия Авзалованың юбилей кичәсе үтте.
Кичәдә ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын укыды һәм аның исеменнән автомобиль ачкычлары тапшырды. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән дә чәчәкләр җибәрелгән иде.
Әлфия Авзалованы котлап эстрада артистлары Салават Фәтхетдинов, Флера Сөләйманова, Зөһрә Шәрифуллина, Рафаэль Ильясов, Рәшит Сабиров, Рәсим Низамов, Регина Вәлиева, Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, ТР җыр һәм бию дәүләт ансамбле чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте