Ачык республика киносценарийлар конкурсы 2016 елдан башлап ел саен үткәрелә. Быел ул бишенче тапкыр узды.
Конкурс 2 номинациядә үткәрелә: «Тулы метражлы уен фильмына иң иң яхшы киносценарий» (акчалата бүләк 70 000 сум), «Кыска метражлы уен фильмына иң яхшы киносценарий» (акчалата бүләк 30 000 сум). Ул бары тик Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче киносценаристлар өчен генә уза.
Конкурсны үткәрүнең төп максаты - танылган осталар һәм яңа гына эшли башлаучы авторлар арасында талантлы киносценаристларны эзләү, шулай ук Татарстан Республикасында киносценарийлар язу осталыгын үстерү.
Төп бурыч - илдә фильмнар җитештерү өчен киносценарийлар портфелен формалаштыру.
Эксперт комиссиясенә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, журналист, кинотәнкыйтьче Алмаз Заһретдинов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Бәхтияр Измайлов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Халыкара журналистлар федерациясе әгъзасы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рәисә Сафиуллина, Казан театр училищесы укытучысы, кино белгече Адилә Хәйбуллина катнашты.
Быел барлыгы 16 гариза бирелгән, аларның 2се тулы метражлы уен фильмнарына сценарийлар, 14е - кыска метражлы фильмнар өчен.
Эшләрне бәяләгәндә текстларның идея-сәнгать ягыннан әһәмияте, идеянең һәм авторлык позициянең оригинальлеге, актуальлеге, үзенчәлекле характерлар һәм куелыш потенциалы (киносценарийлар хәзерге киностудияләрне кызыксындырамы) исәпкә алынды.
V ачык республика киносценарийлар конкурсы җиңүчеләре:
Җиңүчеләр 70 000 һәм 30 000 сум күләмендә акчалата премияләр алачак.
Конкурсның төп нәтиҗәсе - Татарстанда җиңүче киносценарийлар буенча фильмнар төшерелә.
Белешмә өчен: 2016 елда конкурска 16 сценаристтан 21 сценарий тәкъдим ителгән иде. 9 сценарий конкурста катнашу шартларына туры килмәү сәбәпле каралуга кертелмәде. Нәтиҗәдә, конкурста 21 эшнең 12се катнашты. Эксперт комиссиясе әгъзалары тулы метражлы фильмнарга 7 һәм кыска метражлыларга - 5 сценарий карады.