Казанда «7 көн эчендә кино» халыкара проектына старт бирелде

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Казанда «7 көн эчендә кино» халыкара проекты стартына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, проектны оештыручылар, Россия, Латвия, Һиндстан, Африка, Вьетнам һәм АКШ кинематографистлары катнашты. Әйдәп баручы спикер булып проектның продюсеры Станислав Ершов чыгыш ясады.

Онлайн-очрашу өчен төп сәбәп - «7 көн эчендә кино» проектының гаризалар кабул итү кампаниясе башлануын игълан итү иде. Көз көне ул Татарстан локацияләрендә кыска метражлы уен фильмнары төшерү өчен дөньяның төрле илләреннән командалар җыячак, төп темалар: мәдәниятләр диалогы; халыкара һәм Россия кинопроектларын гамәлгә ашыру өчен локация урыны буларак - Казан; яңа яки популяр булмаган истәлекле урыннар.

«7 көн эчендә кино» халыкара проектын гамәлгә куючы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Быел проект Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән тормышка ашырылачак.

Халыкара проект мобиль кино лабораториясе һәм күчмә кинокампусларны үз эченә ала. Алга таба фильмнар Россия территориясендә һәм чит илләрдә дистрибуцияләү өчен киноальманахларга  берләштереләчәк.

Проектның төп максаты - уникаль кинолокация урыны  буларак Татарстан Республикасының туристик һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеген популярлаштыру.

Бурычлар: кинематографик инфраструктураны үстерү; халыкара белгечләрне җәлеп итү; иҗади элемтәләрне ныгыту; яшьләр кинопроектларын булдыру.

Командалар сценарийлар яки киңәйтелгән синопсислар белән онлайн-гаризаларын түбәндәге сылтама буенча җибәрә алалар: https://goo.gl/forms/IX4MjtMffxyxCn2j2. Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) аркасында килеп туган  эпидемиологик  вәзгыять шартларында  проектны үткәрүнең төгәл датасы билгеле түгел әле. Шуңа күрә кинематографистларның яхшырак әзерләнү мөмкинлеге бар.

Сайлап алу комиссиясе тарафыннан иң яхшы 10 сценарийдан торган шорт-лист формалаштырыла, алар республика территориясендә гамәлгә ашырылачак. II этапта жюри 10 фильмнан 3 җиңүчене  сайлап алачак һәм акчалата бүләкләр тапшырачак. Җиңүче фильм 500 мең сум, икенче һәм өченче урын алучыларга 300 һәм 200 мең сум акча биреләчәк. Барлык катнашучылар да Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан проект дипломнары белән бүләкләнәчәк.

 Җиңүчеләр түбәндәге критерийлардан чыгып ачыклана:

• идея-сәнгать үзенчәлеге;

• креативлык (идеяләр яңалыгы, оригинальлек, фикерләү төрлелеге);

• телне куллану

Матбугат конференциясендә катнашучыларны узган елда фильмнар төшерүнең ничек узуы, локацияләрдә төшерүләрне килештерү процессы кызыксындырды.

«7 көн эчендә кино» проектының  2019 елдагы  җиңүчеләре:

1 урын (приз - 500 000 сум) - режиссер Георгий Даниелянцның «Футурум» фильмы, Россия;

2 урын (приз - 300 000 сум) -  режиссер Йов Паришның «Будь честным» фильмы, Швейцария;

3 урын (приз - 200 000 сум) - режиссер Гасиде Голмаканиның «Возвращение в Казань» фильмы, Иран.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан махсус приз режиссер Артур (Магомет Али) Наймановның (Черкессия) «Сөембикә» («Башня») проектына тапшырылды.

Татарстан Республикасының инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Монголия командасына тамашачылар симпатиясе призын тапшырды.

Проект партнеры, кино төшерү өчен автомобильләр биргән «КАН Авто» оешмасы «Голодовка» фильмы командасына (режиссеры Татьяна Жукова) истәлекле сувенир тапшырды.

Барлык фильмнар да «Казан. 7 көн эчендә кино» альманаханы берләштерелде. Ул Тамперда (Финляндия) узган кыска метражлы кино фестивалендә күрсәтелгән иде. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге ярдәмендә Санкт-Петербургта да киноальманахны ябык күрсәтү оештырылды. Прокат таныклыгын алганнан соң, киноальманах башка халыкара мәйданчыкларда да актив тәкъдим ителәчәк.

Матбугат конференциясе ахырында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова көзгә дөньядагы эпидемиологик вәзгыять яхшырыр һәм проектны тормышка ашыру оффлайн режимында мөмкин булыр, дигән өметен белдерде. Татарстан яңа кинематографик идеяләр һәм аларны тормышка ашыру өчен яңадан ачылачак.

Проект турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин: https://7dayfilm.ru/

«7 көн эчендә кино» проекты турында фильмны сылтама буенча карарга мөмкин:

https://www.youtube.com/watch?v=ZCCOG3tAEwI&feature=emb_title

Проект турындагы сораулар белән электрон адреска мөрәҗәгать итәргә була: film7days@yandex.com

Матбугат конференциясе язмасына сылтама : https://yadi.sk/d/5VoPHbD8blgwDQ

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International