«Казан Кремле» музей-тыюлыгы - Владимир Потанин хәйрия фондының «Уртак эш» конкурсында җиңүче

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Владимир Потанин хәйрия фонды «Уртак эш» конкурсына йомгак ясады. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Музейлар. Мәдәният. Яңа форма» номинациясендә җиңүчеләр рәтенә керде.

Конкурсның максаты - коммерцияле булмаган секторга һәм мәдәният өлкәсенә агымдагы кризисны җиңәргә һәм яңа эш форматына уңышлы күчәргә ярдәм итү.

«Уртак эш» конкурсы ике номинация буенча үткәрелде. «Коммерцияле булмаган оешмалар. Эджайл технологиясе» дигән номинация үз эченә  сәламәтлек ягыннан төрле чикләүләре булганнарга дәвалау һәм тернәкләндерү юнәлешендәге эшчәнлекне, ата-анасыз калган балаларга, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм авыр тормыш хәленә юлыккан һәркемгә ярдәм итүне алган. «Музейлар. Мәдәният. Яңа форма» номинациясе кысаларында музейлар, театрлар, агарту үзәкләре, театр-цирк учреждениеләре, китапханәләр, музыкантлар һәм скульпторлар ассоциацияләре эшчәнлеген күздә тота.

Конкурста катнашу өчен Россия Федерациясенең 59 төбәгеннән 309 гариза килгән. Аларны бәяләүгә илнең 16 регионыннан 40 мөстәкыйль эксперт - коммерцияле булмаган секторның һәм мәдәният өлкәсенең югары квалификацияле белгечләре җәлеп ителде. Конкурста 32 учреждение җиңүче булды.

Конкурс нәтиҗәләре турында тулы мәгълүматны Владимир Потанин хәйрия фондының рәсми сайтында белергә мөмкин. www.fondpotanin.ru/press/news/obyavleny-pobediteli-vtorogo-tsikla-konkursa-obshchee-delo/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International